Роспотребнадзор: Россия тестлары күп дигәндә дүрт сәгать эчендә Covid-19 буенча нәтиҗә бирә.

Россиядә Covid-19 яңа типтагы коронавирусны билгеләү өчен эшләнгән диагностик системалар күп дигәндә дүрт сәгать эчендә нәтиҗә бирә. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Анализ нәтиҗәсен инде ике-дүрт сәгатьтән белергә мөмкин», — дип ассызыклыйлар ведомствода.

Роспотребнадзор белгечләре  коронавируска тест уздырырга мөмкинлек бирә торган җайланмаларның ике вариантын әзерләгән. Алар тикшеренүнең молекуляр-генетик методына нигезләнгән (полимер чылбыр реакциясе дип йөртелә торган).

Ведомство матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, бу метод югары сизгер, вирусларның бердәй күчермәләрен табарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тест үткәрү өчен кан алу мәҗбүри түгел — оек бугазыннан мамык тампон белән үрнәк алу да җитә.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенә 94,8 мең тест үткәрелгән. Хәзерге вакытта илдә Covid-19 59 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү