Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасименә килде 15.03.2020 Метки: Ирек Миңнәхмәтов, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионына Ирек Миңнәхмәтовны озату мәрасименә килде. Татарстан Президенты мәрхүмнең туганнары һәм якыннары белән очрашты һәм аларга кайгысын уртаклашты. Мәрхүм белән хушлашу иртәдән стадионның үзәк холлында башланды. Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашө, аны искә алу һәм хөрәмәтен белдерү өчен йөзләрчә кеше чиратка тезелгән. «Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды. Охшаш язмалар:Җәүдәт Миңнәхмәтов улы Ирек Миңнәхмәтов турында:…Данис Зарипов: «Сез һәрвакыт – җиңгәндә дә,…Рөстәм Миңнеханов: Ирек Миңнәхмәтов гел яңалыкка омтылды“Рәхмәт сиңа, улым!”: Казанда танылган эшмәкәр Ирек…