Йолдызнамә | 16 – 22 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу көннәрдә бераз борчылып алырга туры килер. Юкка-барга! Кемнәргәдер ярарга тырышып түгел, ә үзегезчә генә яшәп карагыз әле. Аннан килеп, хисләрегезне яшермәгез. Сөеклегезгә, авыз тутырып: “Мин сине яратам!” – дип әйтү өчен моннан да шәбрәк чорны эзләп тә табып булмастыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу атна, болытлы көндә кинәт кенә ялтырап чыккан кояш нурыдай, күз алдыннан бик тиз җемелдәп узгандай тоелыр. Шул сәбәпле кайбер хәлләрне күрми, тоемламый калуыгыз өчен күңелегездә берникадәр тынгысызлык сизәрсез. Хафаланмагыз: яз башланды гына бит, барысы да алда әле!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кемнәргәдер бик җиңел генә эшеннән китеп, шундый ук җиңеллек белән яңа урынга урнашырга насыйп булыр. Шәхси тормышта да торгынлык көтелми, яхшыга таба үзгәрешләр көтегез. Атна урталарында кайберәүләрдә чын мәгънәсендә “финанс борылышы” булып алыр. Монысы да – уңай борылыш.

Кысла (22.06 – 22.07) Эштә кыен хәлдә каласыгыз килмәсә, авызыгыз әйткәнне колагыгыз ишетсен. Юкса ялгыш кына ычкындырылган бер сүзегез кара тавыш чыгу сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Уңышларыгыздан да башыгыз әйләнмәсен. Борынны чөермичә, шыпырт кына эшләвегезне белегез. Кара көнләшү белән көнләшүчеләр барлыкка килергә мөмкин чөнки.

Арыслан (23.07 – 23.08) Акча күчергәндә чиктән тыш игътибарлы булыгыз. Белеп торыгыз: шул чагында берәрсе белән ике генә сүз алышу да аның ялгыш юнәлеш алуы белән төгәлләнергә мөмкин. Кемнең – дус, кемнең дошман икәне беленер һәм бу сезгә яшәү көче өстәр. Арзан гына бәядән сәфәр чыгу мөмкинлеге ачылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Кемнәрнеңдер муеныгызга менеп атланырга маташуларын сизеп алып, алардан бик вакытлы читләшерсез. Ә менә моңарчы күңелегезгә хуш килеп бетмәгән кайберәүләр белән, киресенчә, дуслашырсыз. Көтмәгәндә генә килеп чыккан керемле бер эш әнә шулай якынайтыр сезне.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башларында ирексездән генә тотынган бер эшегез үтә уңышлы килеп чыгар. Хезмәттәшләрегез сөйләгәннәрдән файдалы гына нәтиҗә ясарсыз. Үзегездә эчкерсез ышаныч уяткан бер кеше эшкә кагылышлы үтә кызыклы сер пәрдәсен ачып, тирәгездәгеләргә карата фикерләрегезне үзгәртер.

Чаян (24.10 – 22.11) Шәхси тормышта – барысы да менә дигән. Шулай да матур гына уртак бер эшкә нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Акча мәсьәләсендә “акрын барган тиз җитәр” гыйбарәсен истә тотарга кирәк. Тиз генә арада баерга исәп тотмагыз, озын-озак һәм авыр юл бу, дигән сүз… Атна ахыры күңелегезгә үтә якын кунакларның килеп төшүе белән сөендерер.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада хезмәттәшләрегезне олы җанлы икәнлегегезне күрсәткән бер гамәлегез белән сокландырырсыз. Үзегезне бик үк өнәп бетермәүчеләргә хәтле юлыгызга чәчәкләр түшәргә әзер булуларын тоеп, горурлык хисләре кичерерсез. Сатуга бәйле мәсьәләләр уңышлы гына хәл ителер. Атна уртасында гаиләгездә күңелле сюрприз көтегез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кәҗәмөгезләр гадәттә өйдә утырырга яратучан. Тик ни хикмәт: бу атнада аларның байтагында юлга чыгу теләге туачак. Өстәвенә әле дүшәмбедән – хезмәттәшләре тыныч кына эш атнасына әзерләнгәндә үк… Атна ахырында дустыгыз – күңелле яңалык, ә сөеклегез кечкенә генә бер бүләк белән сөендерәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Вакыйгаларга бай чор. Өстәвенә әле барысы да диярлек әйбәт! Ә инде көнкүрештәге вак-төяк күңелсезлекләрдән… җыр көйләп котылырсыз. Атнаның беренче яртысында бик каты эшләп ташлавыгыз кесә тутырып акча алу белән төгәлләнер. Тик менә сәламәтлек кенә: әле җилкә сызлар, әле баш шаулар…

Балык (20.02 – 20.03) Гаиләдәме, эштәме тавыш кубып, ике ут арасында калырга мөмкинсез. Бер якка да авышмыйча, тынычлык урнаштыручы көчкә әйләнүдән дә яхшысы юк. Шулай икән, инде атна ахырында ук тирәгезгә татулык иңәр, эшләр җайланыр, көтелмәгән акча кереме булыр.

 

 


Фикер өстәү