Әтиемнең җылы кочагы

Республикада ялгыз бала тәрбияләүче ирләр арткан. Мәскәү, Санкт- Петербург, Краснодар краеннан соң Татарстан ялгыз әтиләр саны буенча илдә дүртенче урында тора. Хатын-кызның бер үзе бала үстерүе гадәти хәлгә әйләнсә, ир-атларның ялгыз бала үстерүенә бераз гаҗәпләнеп тә карыйбыз. Аларга гаиләне алып бару җиңелме? Республикада мондый ирләргә игътибар җитәме? Алар нигә мохтаҗ? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул хакта белеште.

Башка кеше кирәкми!

Биектау районының Коркачык авылында яшәүче Габбас Галәветдиновның хатыны үлгәндә олы кызына – 4, кечкенәсенә 2 яшь тә тулмаган була әле. Бәхетсезлек аларны капка төпләрендә көтеп тора. Хатын күршеләренә кереп киткән җиреннән трактор тәгәрмәче астына эләгә.

– Хатынымны югалткач бик авыр булды. Соңлап кына өйләнгән идем, бергә алты ел гына яшәп калдык. 38 яшемдә тол калдым. Шуннан соң өйләнергә уйламадым. Балаларымны әнием карашты, ә мин эшкә чумдым. Шөкер, кызларымны аякка бастыра алдым. Шушы көннәрдә кечесе онык бүләк итте. Ялгыз яшәгәнемә үкенмим, авыр чакларда кызларым белән юандым, – ди ул.

Илназ Нуруллинның хатыны Лилия турында без язган идек. Пневмония дип дәваланып йөргән Лилиянең авыруы яман чир булуы ачыкланып, бер ел дигәндә ул вафат булды. Кызы Эльза әнисез калды. Илназ әле дә хатынын сагынып елый. Үзен ничек кенә көчле итеп күрсәтергә тырышса да, күз яшьләре ирексездән бәреп чыга.

– Мин Лилияне бик яраттым. Әле дә аның белән бергә узган вакытларымны искә алам. Хәзер инде сагынырга гына калды. Мин башка кешене ярата алмам. Кызымны да чит кеше үстерүен теләмим, – ди ул. – Хатынсыз бик кыен. Аеруча бала үстерү җиңел түгел. Әле ярый үземнең әти-әнием исән-сау. Алар ярдәм итә. Эльзага 5 яшь тулды. Ул да әнисен сагына. Бик еш сорап аптырата. Беләсезме, иң авыры – 8 Март бәйрәме. Балалар бакчасында бәйрәмгә әзерләнә башласалар, без Эльзаны йөртмибез. Ул әнисен сагынып елый. Башкалар әниләренә килеп сарылганда, аның кочаклар кешесе югын аңлый. Акчабыз да җитә, ярату да бар – әнисе генә юк.

Ә менә Казанда яшәүче Сергей Логиновны өч бала белән бер ел элек хатыны ташлаган. Ирина Сергей эштә вакытта киемнәрен җыеп чыгып киткән. Сергейның гаиләсенә күршеләре булыша. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр, балаларны гел сөендереп торалар икән.

– Башта бик борчылдым. Олы улыма – 15, кече кызыма 9 яшь иде. Ашарга да пешерә белми идем. Интернет барысына да өйрәтте. Икешәр эштә эшлим. Электрик булгач, өстәмә эш тә табылып тора. Акчабыз җитә. Хөкүмәттән ярдәм сораганым да, алганым да юк, – ди ул.

Мамадыш районында яшәүче Айнур һәм Алмаз Сабирҗановлар әниләре Ләйсән вафат булганда берсе – 3, икенчесе 1,5 яшьтә була. Малайлар дөньяга китергән кадерле кешеләрен хәтерләмәсәләр дә, аның фотоларын кадерләп саклыйлар. Аларга күп сынаулар аша үтәргә туры килә.

– Әти, тол калгач, берничә тапкыр өйләнде. Тик без ул хатыннарны якын итә алмадык. Кайсыларына рәхмәтлебез дә. Үз баласы кебек яратмасалар да, әдәп-тәртипкә өйрәттеләр. Әмма әтиебез безне чын тормышка әзерләп калдырды, бер эштән курыкмадык. Хәзер үзе дә вафат инде. Абыем өйләнде, аның үз тормышы, – ди Алмаз. – Ятимлектә үсү тормышта зур тәҗрибә булды. Әти белән әни күктән карап торадыр, дип сынатмаска тырышып яшибез. Мин аларга дөньяга китергән өчен көн дә рәхмәт укыйм.

Әтиләр түгел, балалар жәл

Ялгыз әти дигән социаль төшенчә юк. Аерым ярдәм дә каралмаган. Әнисез калган сабыйлар пенсия ала, аз керемле гаилә булсалар, кайбер ташламаларга ия.

Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, бүгенгә ялгыз бала үстерүче әтиләр хакында бернинди мәгълүмат юк, төгәл санын да белмибез ди:

– Бала тугач, таныклыкка әни кешенең исеме һәрвакыт куела. Ә менә әтиләрне күрсәтмәүчеләр дә бар. Бу очракта әниләрне ялгыз бала үстерүче дигән категориягә кертәләр. Кайбер очракта баланың кем белән яшәвен әти-әни үзара хәл итә, бернинди дәүләт органына да әйтеп торучы юк. Ә ялгыз бала үстерүче әтиләргә килгәндә, алар безгә сирәк мөрәҗәгать итә.

Шәһәр җирләрендә ялгыз бала үстерүчеләрне белеп тә бетермәскә мөмкиннәр, ә район-авылларда алар һәрчак күз уңында.

– Без ялгыз бала үстерүче әтиләрнең исәбен алып бармыйбыз. Матур гына яшиләр икән, бу гаиләне бөтенләй борчымыйбыз, – ди Кукмара районының опека бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева да. – Гадәттә, ялгыз калган ирләргә балаларын үстерергә булышучылар табыла. Бакчада, мәктәпләрдә бу балалар күз уңында. Укытучылар, тәрбиячеләр берәр кимчелек булса, шундук хәбәр итәләр. Тик соңгы елларда мондый хәлләр булмады. Моннан ике ел элек бер гаиләгә барган гына истә калган. Ул чакта әниләре үлгән сабыйларга психологик ярдәм кирәк иде. Алар белән психологларыбыз эшләде. Әгәр үзләре берәр ярдәм сорап килә икән, ничек тә булышырга тырышабыз.

Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина ирләрне түгел, әнисез калган балаларны кызгана.

– Ир кеше, хатыны үлсә, тол булып санала. Аерылышкан очракта, баласын иренә калдырып киткән әни алимент түләргә тиеш. Районыбызда 36 әти ялгыз бала үстерә. Өйләндереп кенә куясы иде аларны. Ичмаса, өйдә хатын-кыз булыр иде, – ди ул. – Районда «Әтиләр союзы» эшли. Башка җирләрдә әтисез үсүче балаларны күбрәк кайгыртсалар, бездә ялгыз бала үстерүче ирләргә игътибар бирелә. Әтиләре булгач, бу сабыйларны тулы ятим дип атап булмый. Күбесенең әтисе эшләп торгач, алар матди яктан кыенлык кичермиләр. Әгәр алар аз керемле икән, башка шундый гаиләләргә бирелә торган ташламалардан файдалана алалар.

Алсу ханым бу гаиләләрнең күбесенә акча да, ниндидер ярдәм дә кирәкмәгәнен үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә.

– Алар психологик яктан интегә, әни җылысын көтеп яшиләр. Ятимлекне берни дә дәвалый алмый, – ди ул.


Фикер өстәү