18 — 24 майда йолдызлар ниләр фаразлый?

Кучкар (21.03 – 20.04) Йорт эшләре байтак вакытыгызны алыр. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, ниһаять, дөньяларыгыз түгәрәкләнгәндәй булыр, бәргәләнеп торган күңелегез тынычланып калыр. Ярдәм тәкъдим итүче кешеләргә саграк карагыз: мәкерлерәк уйлары булмасын! Ял көннәрендә шәхси тормышка кагылышлы шәп кенә бер яңалык ишетерсез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Катлаулы бер эшегезгә нокта кую өчен тырышлык кына җитми: зур сабырлык та кирәк булачак. Кайберәүләргә баш өянәге тынгылык бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә җае чыккан саен саф һавада булу әйбәт. Шөкер, вирустан саклануга бәйле таләпләр берникадәр йомшарды: смс-рөхсәтләр алмыйча гына да урамда йөрергә мөмкин хәзер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тирәгездәге берәүгә ярдәм кулы сузу мөмкинлеге бар. Аннан файдалану-файдаланмауны үзегезгә хәл итәсе. Мөһим эшләр планлаштырыгыз – аларның уңышлы килеп чыгасына шик юк. Акча мәсьәләсендә әлегә кысанрак, билне кысыбрак буарга туры килмәгәе. Борчылмагыз, озакка түгел. Тик чыгымнарны кичектерми булмастыр.

Кысла (22.06 – 22.07) Якын көннәрдә үзегезне бик күп вак-төяк эшләр көтә. Авыр булмаса да, байтак тынгысызлык китерер бугай алар. Игелекле гамәлләр кылу өчен бик кулай чор. Зур вә кечкенә яхшылыкларның һәммәсе үзегезгә меңе белән кайта торган вакыт. Ял көннәрендә күңелегезне әледән-әле тырнап торган бер проблеманы хәл итеп, җиңел сулап куячаксыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Яхшы гына бер гадәткә өйрәнеп китәрсез. Инде атна ахырында тәүге нәтиҗәләрен дә күрерсез. Көтелмәгән очрашуга әзер торыгыз. Узгандагы хис-тойгыларны яңартып җибәрер сымак ул… Эшкә килгәндә, һөнәри осталыгыгызны расларга кирәк булыр. Үзегезгә җаваплылык алудан курыкмасагыз, барысы да тел-теш тидергесез килеп чыгар.

Кыз (24.08 – 22.09) Мөһим мәгълүматтан бихәбәр калмас өчен яңалыкларны игътибар белән күзәтеп барыгыз. Җитәкчегез белән күзгә-күз карап сөйләшүне кичектереп торыгыз. Аеруча – берәр нәрсә сорарга кирәк булса. Хезмәттәшләрегез янында да ачылып китмәгез: шәхси тормышыгыз турында сөйләмәгез. Вакыты ул түгел.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кайберәүләргә мин-минлек һәм тәкәбберлек сыйфатларыннан ничек тә котылырга туры килер. Алга таба болай яшәп булмавын аңлау өчен саллы гына сәбәпләр чыгар чөнки. Эштә бер урында төртелеп торганда, берәүнең киңәше үзегезгә алтынга тиң булып тоелыр. Чыннан да, этәргеч алу өчен менә дигән юллар күрсәтер ул!

Чаян (24.10 – 22.11) Әллә ни тотрыклы чор түгел: бүген эшегезнең күркәм генә әҗерен күреп сөенсәгез, иртәгә күңелегез төшәргә, хәтта бер мәсьәләдә өметегез үк өзелергә мөмкин. Барысын да, өлешемә тигән көмешем, дип тынычрак кабул итәргә тырышыгыз. Шулай икән, бу чорны җиңел генә уздырып җибәрә алачаксыз. Хәер, инде атна ахырында ук кәеф күтәренкелегенә сәбәп килеп чыгачак: кемнәргәдер матди бүләк эләгәчәк…

Укчы (23.11 – 21.12) Онытылмас чор! Вирустан саклануга бәйле таләпләрнең әле тулысынча юкка чыгып бетүенә карамастан, күңелегез теләгән очрашулар көтә сезне. Мондый чараларда, беренчедән, кәефегез күтәрелер, икенчедән, керемле эш тәкъдиме күңелегезне җилкендерер. Берникадәр дәрәҗәдә шик тудырырдай тәкъдим анысы, әмма тәвәккәлләргә кирәк бугай!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә үз көчегезгә шикләнә башларга мөмкинсез. Бигрәк тә атна башында күзәтүче роле белән генә чикләнеп карагыз әле. Шәт, үзегез өчен бик тә файдалы нәтиҗәләр ясарсыз. Аннан килеп, игътибарлырак булыгыз. Юкса борын төбендәге әйберләрне дә күрми башладыгыз шикелле. Атна ахыры гаиләдә муллык һәм татулыкка юл ачар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бик җаваплы һәм җитди эшкә баштанаяк чуму ахмаграк бер гамәлдән коткарып калыр. Әйе, авантюрага бирештерә торганрак вакыт шул бу… Атнаның икенче яртысында, искедән котылып, яңасын башлап җибәрү искиткеч дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгачак. Бер дустыгыздан бик матур хәбәр ишетү күңел күтәренкелеге өстәячәк.

Балык (20.02 – 20.03) Хаталарны барлап, тиешле нәтиҗәләр ясарга вакыт. Киләчәктә үзегезгә нык ярдәм итәчәк бу. Сөеклегез белән бер мәсьәләдә, ниһаять, уртак бер фикергә килеп, шәп кенә эшкә керешерсез. Атна ахырында балаларыгыздан куанычлы яңалыклар ишетерсез. Өстәвенә әле бер танышыгыз да күңелдә өмет чаткылары уятырдай хәбәрләр ирештерер.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү