Татар музыкасының классигы Ренат Еникеевның истәлеген мәңгеләштерү эшләре оештыру иртәгәдән үк башланачак. Бу хакта күренекле композиторны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова вәгъдә итте.
Татар җәмәгатьчелеге Ренат Еникеевны соңгы юлга озатырга җыелды. Озату мәрасиме Татарстан композиторлар берлегендә бара.
«Бу залда аның концертлары үтә иде. Ул үзе фортепианода уйный иде. Аны яткан хәлдә күрү авыр. Аның музыкасы күңелемдә яңгырап тора», — дип сөйләде Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова.
Озату мәрасимендә Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, күренекле актер Ренат Таҗетдинов, композитор Әнвәр Шәрәфиев, филармониянең бүлек җитәкчесе, күренекле җырчы Владимир Васильев һәм башкалар чыгыш ясады.