Татарстан җитәкчелеге РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Ренат Еникеевның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Композиторның кичә 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар имзалаган.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге зур югалту кичерә», — диелә кайгынамә текстында.
«Талантлы музыкант һәм күренекле татар композиторы Ренат Әхмәт улы Еникеевның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», — диелә кайгынамәдә.