Коронавирусның тискәре нәтиҗәләре билгеле булды

 Коронавирустан терелеп аякка баскан очракта да, аның тискәре нәтиҗәләре (тиз хәрәкәт иткәндә тын бетү һәм үпкә эшчәнлегенең начараюы) күзәтелергә мөмкин, дип белдерделәр Гонконгның Хастаханә учреждениеләре идарәсендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Савыгып аякка баскан 12 пациенттан торган төркемнең хәлен тикшереп, табиблар шундый нәтиҗә ясаган. Аларның икесе якиөчесе элегрәк башкара алган эшләргә инде сәләтсез, дип искәртте Принцесса Маргарет хастаханәсенең йогышлы авырулар үзәге җитәкчесе Оуэн Цзэн.

«Тиз хәрәкәт иткәндә аларның тыны бетә. Кайбер пациентларның, терелеп аякка басканнан соң, үпкә эшчәнлеге 20-30 процентка кимүе күзәтелергә мөмкин», — диде табиб.

Пациентларны өстәмә рәвештә тикшергәч, аларда үпкә эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә зәгыйфьләнүен ачыклап булачак. Үпкәләрен ныгыту өчен аларга физиотерапия билгеләячәкләр.

Тагын шуны да ачыкларга кирәк: Covid-19 коронавирусы үпкәгә йогынты ясау җәһәтеннән нинди нәтиҗә бирә ала? Әйтик,ул үпкәдә фиброз барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкинме? Бу очракта сулыш органнарында аларның эшенә комачаулый торган тоташтыргыч тукыма буйчыклары хасил була.

Табиб хастаханәдән чыгарылган пациентларга йөрәк-кан тамырлары системасын стимуллаштыру өчен күнегүләр ясарга киңәш итте. Әйтик, суда йөзү үпкәләргә элеккеге хәленә кайтырга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү