Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтовның әтисенә кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә вафат булган бизнесмен һәм идарәче Ирек Миңнәхмәтовның әтисенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
«Сезнең улыгыз Ирекнең үлеме турындагы хәбәр белән тетрәндем. Яшь, энергияле кеше, оста җитәкче, талантлы бизнесмен һәм спортчы дөньядан киттүен аңлау бик авыр «, — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтовның үлемен туганнары өчен дә, бөтен республика өчен дә «зур югалту» дип атады. Шул ук вакытта ул вакытыннан алда вафат булган идарәченең «һәрвакытта да югары эшлекле активлык, креатив фикерләү, куелган максатка ирешү осталыгы белән аерылып торган һәм туган Татарстан өчен икътисад секторында да, спортта да, хәйриячелек өлкәсендә дә күп эшләргә өлгергән», — дип билгеләп үтте.
«Сезнең белән бергә тирән кайгырам, аңлыйм һәм бу вакытсыз югалтуның авыртуын уртаклашам», — дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул Ирек Миңнеәхмәтовның әтисе Җәүдәт Мидхәт улына, бизнесмен әнисе Фәридә Фәритовнага, абыйсы Радикка, сеңлесе Лилиягә һәм барлык туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашып, «бу авыр көннәрдә көч, ныклык һәм үзара ярдәмләшү» теләде.
Эшмәкәр белән хушлашу тантанасы иртәгә, 15 мартта, “Ак Барс Арена” стадионында (“Казан Арена”) узачак. Матәм чарасы иртәнге 9 да башлана.

Фикер өстәү