Әлеге минутларда Казанда «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату мәрасиме башланды. Чара стадионның үзәк холлында бара.
Эшмәкәрне Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылы — Саба районының Миңгәр авылында җирлиләр.
Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чыңгызхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда — Казан шәһәре Думасы депутаты.
2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була. Бу посттан киткәннән соң үз бизнесын үстерергә ниятләгән.