Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан Казанда ярминкәләр, мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары узачак

Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан 26 майда Казанда ярминкәләр, мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары узачак. Бу көнне эшмәкәрләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрик итәчәк. Алар республика җитәкчеләренә бүгенге шартларга җайлашу өчен башкарган эшләре турында сөйләяәчк.

26 майда көндезге сәгать бердә башкаланың Санкт-Петербург урамында урнашкан Эшмәкәр йорты янында Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләренең күргәзмәсе ачыла. Биредә сатып алу гына түгел, мили ризыклардан авыз итү мөмкинлеге дә булачак. Эшмәкәр йортында исә илнең төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр мастер-класслар уздырачак. Шул ук көнне кичке сәгать дүрттә Санкт-Петербург урамында республиканың сәнгать осталары катнашында күңел ачу чаралары оештырыла.

27-29 майда исә Фәннәр Академиясе янында республика үзмәшгульләре катнашында күргәзмә оештырыла. Бирегә килүчеләр кайнатма, өйдә ясалган сыр, как, татлы ризыклар белән бергә бизәнү әйберләре, күн, текстиль, таш һәм агачтан ясалган сувенирлар сатып ала алачак. Әлеге чара “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.


Фикер өстәү