Иммунолог маймыл чәчәк авыруының Россиягә кайчан килеп җитәчәген һәм кемнәргә вакцина ясатырга кирәклеген әйтте

Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында маймыл чәчәк авыруы тиздән Россиягә килеп җитәргә мөмкин булуын әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге авыруны кайчан да булса кемдер ияртеп кайтырга мөмкин. Шунлыктан    кемнәргә вакцинация кирәк булачагын фаразлады.

Россия территориясенә маймыл чәчәк авыруын алып керү мөмкин түгел дип әйтеп булмый, дип белдерә Николай Крючков.

«Төгәл вакытын фаразлау кыен, ләкин Россиягә маймыл чәчәк авыруы якындагы өч-алты ай тирәсендә килеп җитәргә мөмкин», — ди иммунолог.

Гади чәчәк авыруыннан вакцинацияне иммунолог аерым категория гражданнар өчен кирәк дип саный.

«Бу, мәсәлән, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге инфекция йоктырып авыручылар белән аралашучы кешеләр   – медицина хезмәткәрләре, чик буе контроле, шулай ук ашыгыч хезмәт хезмәткәрләренә кирәк булырга мөмкин», –  дип аңлатты эксперт.


Фикер өстәү