Татарстанда битлек режимы туктатыла

Мондый карар коронавирус белән авыручылар саны кимүгә бәйле рәвештә кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри киюне туктату турында республика Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә.

Республиканың оператив штабы COVID-19 авыруларының кимүе сәбәпле шундый карар кабул итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итүенчә, авырулар саны 3,8 проценттан 0,08 процентка кадәр кимегән, бу бик яхшы күрсәткеч. Шулай ук ул ОРВИ һәм грипп белән авыручылар сезоны тәмамлануын билгеләп үтте. Соңгы 14 атна дәвамында авыруларның кимүе күзәтелә.

Патяшина пневмония белән чирләүчеләр саны кимеде, авыруларга медицина ярдәме күрсәтү штат режимына кайтты, диде.


Фикер өстәү