Быел грипп дулкыны узган елгысына караганда көчлерәк булыр дип фаразлана

Россиядә быелгы көздә  грипп дулкыны узган елгы күрсәткечләрдән зуррак булырга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосы медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, 2020 елда Россиядә грипп йоктыру очраклары гадәттәгедән күпкә азрак булган. Моны  коронавирус инфекциясе таралуга каршы чикләүләр кертүгә бәйле дип фаразлыйлар.

«Бу сезонда грипп һәм ОРВИ йоктыручылар күбрәк булыр, мөгаен. Ләкин гадәти сезоннар белән чагыштырганда азрак булачак. Әмма мин гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәм», — дигән иммунолог.

Көз җиткәч авырып китмәс өчен август аенда ук вакцинация ясатырга кирәклеген, бу бигрәк тә хроник авырулар белән интегүче өлкәннәргә кагылуын искәртә Крючков.


Фикер өстәү