8 яшендә БДИ тапшырган кыз югары уку йортына кергән

9 яшьлек Алисә Теплякова Мәскәү дәүләт университетының психология һәм туфрак белеме факультетында белем алачак.

Рособрнадзор8 яшьлек Алисә Теплякованың БДИ тапшырып, 11 нче сыйныф өчен аттестат алуын хәбәр иткән иде. Июльдә аңа тугыз яшь тулган. МДУ ректоры Виктор Садовничий та имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта, кызның студент була алуын әйткән.

– Алисә бюджет бүлегенә эләгә алмады. Әмма түләүлегә керү өчен аның баллары җитте. Без килешү төзедек, хәзер акча күчерәсе генә калды. Белем ала башлау өчен психология юнәлешен бик яхшы дип саныйм, – дип белдергән әтисе Евгений Тепляков.


Фикер өстәү