Кайсы ковид та, кайсы грипп: аера алмый тик торам…

Берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Коронавирус белән гриппны үзара чагыштырып, кайсының зыянлырак икәнен фаразларга яратучыларга белгечләр шулай ди. Икесе дә мәкерле, вакытында дәваланмасаң, икесе дә аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сезонлы вирус авырулары котырган көзге чорда аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр.

Билгеле булганча, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны инде өченче атна рәттән кими бара. Беренче тапкыр бу күренеш сентябрьнең соңгы атнасында күзәтелгән иде. Ул чакта республикада коронавирус белән авыручылар саны 19 процентка кимеде дип хәбәр ителде. Узган атнада исә ковид белән авыручылар саны 32 процентка кимегән. Бу юлларны язганда Татарстанда соңгы бер тәүлек эчендә ковид йоктыруның 218 очрагы теркәлгән иде.

Гомуми практика табибы Гөлназ Бәдретдинова сүзләренә караганда, соңгы арада хастаханәләрдә коронавирус диагнозы, дөрестән дә, азрак куела башлаган.

– Коронавирус хәзер без күрергә күнеккән билгеле вируслы авырулар рәтенә кереп бара. Күпләрдә ул хәзер ОРВИ рәвешендә генә уза. Чирне бернинди билгеләрсез генә уздыручылар да шактый. Шәхсән үземә мөрәҗәгать итүчеләр арасында колак авыртудан зарланучылар да булды. Бу шулай ук коронавирусның бер билгесе. Коронавирус белән авыручылар саны кимесә дә, тынычланырга ярамый. Сезонлы вируслы чирләр котырган чорга кердек бит. Берсе булмаса, икенчесен йоктырырга мөмкин. Сакланырга кирәк, – ди табиб.

Саклану дигәндә, инде соңгы елларда ятлап бетергән гади генә кагыйдәләрне атый ул: битлектән йөрү, гигиена кагыйдәләрен үтәү, авыруга каршы вакцина ясату. Соңгысы әлегә елдагыча аксый бирә. Рәсми саннардан аңлашылганча, бүген республикада 1926123 кеше коронавируска каршы вакцинаның ике компонентын да ясаткан. Шуларның 524965е генә ревакцинация узган. Бу – калган 1,4 миллион чамасы кешегә коронавирус йоктыру куркынычы яный дигән сүз.

Яшерен-батырын түгел, тормышыбызда коронавирус пәйда булгач, грипп дигән чир бермәлгә онытылып торды. Кайчак ул бөтенләй юкка чыккандыр кебек үк тоела иде. Әмма белгечләр моны ялгыш фикер дип кисәтә. Татарстанның баш иммунологы Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, грипп – коронавирус кебек үк мәкерле чир. Бармак аша караган очракта, аның нәтиҗәләре дә бик аянычлы булырга мөмкин.

– Коронавирусның беренче дулкынында республика халкы үзизоляция шартларында яшәде. Битлекне дә салмыйча киделәр. Ул чорда гриппка каршы вакцинация дәрәҗәсе дә югары булды. Нәтиҗәдә ел дәвамында бер грипп йоктыру очрагы да теркәлмәде. Әмма узган ел вазгыять кискен үзгәрде. Халык иркенәйде, тынычлана төште. Гриппка каршы вакцина ясатучылар да азайды. Шул рәвешле грипп кабат әйләнеп кайтты, – дип сөйләде Татарстанның баш эпидемиологы.

Әлегә республикада грипп йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Узган ел шундый беренче очрак 25 октябрьдә ачыкланган булган. Шуңа күрә белгечләр хәзер бу чирне кисәтеп, алдан аяк киенү өчен менә дигән вакыт, ди. Бүген республикага гриппка каршы вакцинаның 1368660 доза күләмдәге яңа партиясе кайтарылган. Хәзерге вакытта барлыгы 827 меңнән артык кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Ел азагына кадәр аларның саны 2,4 миллионга җитәр дип планлаштыралар.

– Грипп һәм коронавируска каршы ясала торган вакциналарны икесен бер көнне ясасаң да ярый. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу мөмкин түгел икән, алар арасында бер ай вакыт узарга тиеш. Гриппка каршы вакцина ясаткач, кешенең температурасы күтәрелергә, энә кадалган җир кызарып торырга, авыртырга мөмкин. Әмма бу билгеләр – вакытлы күренеш, алар бер тәүлектән соң юкка чыгачак, – ди эпидемиолог.

Гриппка каршы вакцинаны республиканың барлык хастаханәләрендә, Казанда «Южный» сәүдә үзәгендә, метро яннарында эшләүче күчмә вакцинация пунктларында ясатырга мөмкин.

Сезонлы вируслы авырулар баш калкыткан чорда белгечләр түбәндәге киңәшләрне истән чыгармаска киңәш итә:

– чирне үзлегеңнән генә җиңәргә маташу – зур хата. Авыруның беренче билгеләре күзәтелә башлауга ук табибка мөрәҗәгать итегез. Нинди дару эчеп, ни рәвешле дәваланасын фәкать ул гына хәл итәргә тиеш;

– урамга, кеше күп җыелган урыннарга чыкканда битлек кияргә онытмагыз;

– урамнан кергәч, кулларны, битләрне яхшылап юыгыз. Өс киемегезне җилләтергә элегез;

– бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торыгыз;

– аз гына ютәлли, тамагы авырта башлауга, күпләр имбирь, лимон, бал кебек ярсыткыч продуктлар белән дәвалана башлый. Алар исә, киресенчә, лайлалы тышчаны тагын да ялкынсындыра;

– тамак авыртканда күпләп су эчсәгез, хәлегез тизрәк уңайланыр.

Динә Гыйлаҗиеа

 

 


Фикер өстәү