Марат Җәббаров: «Рөстәм Миңнеханов терлек санын арттыру буенча зур бурыч куйды»

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл территорияләрен саклау буенча программаларның алга таба да эшләячәген әйтте.

– Президент үз Юлламасында авыл территорияләрен, терлекләрнең баш санын саклау мәсьәләсенә зур басым ясады. Тагын бер кат Татарстанда мөгезле эре терлекләрнең иң күп санда булуын әйтте. Эре һәм вак хуҗалыкларда 928 мең баш терлек бар. Терлек санын киметкән районнарга игътибар итеп, аларда баш саннарын кабат яңартырга кирәклеген әйтте. Без инде бу эшне алып барабыз, алга таба да бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм максатыннан, ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирелә. Киләсе елга финанслау сакланды. Программалар алга таба да сакланачак. Бу авыллар өчен зур ярдәм. Гомумән, Президент күп тармакларга тукталды. Аларның барысы да буенча да киләсе елларга программалар әзерлибез.

Рөстәм Миңнеханов бакча-дача ширкәтләренең ял итү урыны гына түгел, продукция җитештерү мөмкинлеге булуына да басым ясады. Киләчәктә Президентның бу күрсәтмәтләре буенча эш алып барып, куелган бурычларга ирешербез, дип уйлыйм. Киләсе елда мелиорация эшләренә тагын да зуррак игътибар биреләчәк.


Фикер өстәү