Ирек Шәрипов: «Рөстәм Миңнеханов Халыклар ассамблеясына, Дуслык йортына югары бәя бирде»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында милли мәсьәләгә дә тукталды. Бу уңайдан Татарстан  Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның да фикерен белештек.

– Өченче ел рәттән илебездә милли мәсьәләләргә зур игътибар бирелә.  Башта Татарстанда  Туган  телләр һәм  халыклар бердәмлеге елы булса, быел  Россиядә шундый ук ел бара. Глобальләшү чорында, дәүләтара мөнәсәбәтләрдә тынычлык булмаганда, әлеге  мәсьәләләр аеруча игътибарга лаек. Бу  Юлламада безнең милли оешма  рәисләре дә катнашты. Очрашудан алар да зур өметләр белән таралашты. Президент Халыклар ассамблеясына, Дуслык йортына югары бәя бирде. Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләвебезне дәвам итәчәкбез.

 


Фикер өстәү