Бер ир йокларга комачаулаган өчен иптәшен чәнчегән

Краснокамск районында 44 яшьлек ир һәм аның 40 яшьлек танышы арасында җитди күңелсезлек килеп чыккан. Моның сәбәбе — яшьрәк ир-атның иптәшенә йокларга комачаулавы.

Бу хәл турында хәбәр Нефтекаск үзәк район хастаханәсеннән Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына килеп ирешә.

Җинаять Николо-Березовкада була. 40 яшьлек ир элек хөкем ителгән 44 яшьлек танышына хәмер эчәргә килгән. Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг килеп чыккан. Өлкәнрәк ир яшьрәк ирнең күкрәгенә пычак белән кадаган.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү