Торак сатып алырга теләүчеләр ипотека ставкаларының тагын кимүен көтә

Ипотека ставкалары берьюлы 3%ка төшсә дә, торак сатып алырга ашыгучылар әлләни күренми: июньнең беренче көннәрендә ихтыяҗ 0,3%ка кимегән. “Этажи” компаниясе директоры Илдар Хөсәенов “Известия” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Икенчел торакка ипотека ставкасының 11 процентка кадәр кимүе көткән нәтиҗәне бирмәде”, – дигән ул.
Аның әйтүенчә, Үзәк банкның төп ставканы башта бик нык күтәреп, соңыннан шактый ук төшерүе халыкта аның алга таба тагын да кимүенә өмет уятты. Шул сәбәпле ипотека алуны кичектереп торучылар күбәйде.

“Ләкин шуны аңларга кирәк: ставкаларны киметеп кенә торак базарын торгызу мөмкин түгел. Ихтыяҗның түбән булуының башка сәбәпләре дә бар”, – дип билгеләп үткән ул. Шуларның берсе – 2020 елдан күчемсез милек бәяләренең нигезсез артуы. Шуңа күрә хәзерге вакытта зур ташламалар белән сатыла торган торакка гына ихтыяҗ бар. Моннан тыш икътисади хәлләрнең тотрыклы булмавы һәм керемне югалтудан курку да халыкны торак сатып алудан тоткарлап тора, дип аңлатып үткән белгеч.


Фикер өстәү