Белгеләр торак алучыларның кимиячәген фаразлый

Яңа төзелешләрдәге торакка ихтыяҗ – 15 процентка, икенчел торакка – 12 процентка кимегән.
Россия риэлторлары белдергәнчә, бүгенге катлаулы вазгыятьтә ипотека кредиты буенча кыенлыклар килеп чыгу һәм халыкның кереме үсүдән туктау сәбәпле, күчемсез милеккә ихтыяҗ кимегән.

– Россия Украинада хәрби махсус операция башлауга, күчемсез милеккә ихтыяҗның кинәт кенә артуы күзәтелде. Әмма 5 марттан хәлләр үзгәрде: яңа төзелешләрдән торак алырга теләүчеләр – 15 процентка, икенчел базар буенча – 12 процентка кимеде, дигән “Известия” хәбәрчесенә “Этажи” федераль компаниясе директоры Илдар Хөсәенов. Белгеч фикеренчә, Украинадагы хәлләр алга таба ихтыяҗны 50 процентка киметергә мөмкин.

Россия риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев фикеренчә, ипотека ставкалары нык үскән бер мәлдә, кешеләрнең күпчелеге икътисадның тотрыклылана башлавын көтә.

– Яңа проектларга бәйле вазгыять тагын да начаррак. Төзелеш материаллары кыйммәтләнү сәбәпле йортларның төзелеп бетү-бетмәү мәсьәләсендә әле бернинди дә ачыклык юк, – дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү