Владимир Путин Украинага ихтыяриларны җәлеп итү тәкъдиме белән килешкән

Россия Президенты Владимир Путин Украинага ихтыяриларны җәлеп итү тәкъдиме белән килешкән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Үз ихтыяры белән, өстәвенә акча артыннан кумыйча, Донбасска килеп, анда яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр бар икән, мондыйларның теләгенә каршы килмәскә – аларга сугыш хәрәкәтләре зонасына эләгүләренә ярдәм итәргә кирәк”, –дигән ул Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмәсендә.

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, “көнбатыштагы спонсорлар” хәрби конфликтта катнашу өчен наемниклар җыюны яшерми – алар аны, барлык халыкара хокук нормаларына каршы килеп, ачыктан-ачык эшли.

Россия оборона министры Сергей Шойгу бүгенге киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, Якын Көнчыгыш илләреннән 16 мең кеше Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итәргә теләк белдергән. Бу атнада Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Киев ягында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга 20 мең чит ил кешесенең теләк белдергәнен әйткән.


Фикер өстәү