Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны 41 процентка кимегән

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Тататрстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Сигезенче атнадан без яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кимүен билгеләп үтәбез, ул 2022 ел башыннан бирле күтәрелештә булган иде. Авыручылар саны сигезенче атнада 30 процентка, ә соңгы атнада 41 процентка кимегән», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина шуны да өстәде: мартның агымдагы чорында авыручылар саны 2022 елның февралендә авырулар саныннан 41,7 процентка күбрәк.

Соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның гомуми саны эпидемия чигеннән 45 процентка кимрәк.

«Соңгы атнада Татарстан Республикасында грипп белән авыру очраклары теркәлмәде», — дип сөйләде ТР Баш санитар табибы урынбасары.


Фикер өстәү