Хөкүмәт бизнесны ел ахырына кадәр тикшерүләрдән азат иткән

Россия Хөкүмәте ел азагына кадәр бизнеска карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертте. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән карарга кул куйды, дип яза ТАСС, Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Карарда басым ясап әйтелгәнчә, әлеге тыю бары тик планлы тикшерүләргә генә кагыла. Алар, санитария-эпидемиологик, ветиринария һәм янгын контрольлеге, сәнәгать объектларына күзәтчелек итү кысаларында, берничә ябык объектка карата гына уздырылачак.
Планнан тыш тикшерүләргә килгәндә, болары искәрмә очракларда (кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә, ил иминлегенә куркыныч янаганда, табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәл янаганда), прокуратура белән килештерелгәннән соң яки Президент, Хөкүмәт кушуы буенча уздырылачак.
Сүз уңаеннан, Хөкүмәт сәнәгать компанияләренә субсидияләр буенча бурычларын түләүне кичектергән.


Фикер өстәү