Путин Россия Хөкүмәте турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Хөкүмәт турында федераль конституцион законга кул куйды. Анда, 2020 елда Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрне исәпкә алып, РФ Министрлар Кабинетын формалаштыруның яңа тәртибе язылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Яңа закон буенча, башкарма хакимиятне Президент җитәкчелегендә Хөкүмәт һәм башка федераль органнар гамәлгә ашыра.

Премьер-министрны раслау тәртибе үзгәрә: дәүләт башлыгы аны РФ Дәүләт Думасы тарафыннан расланганнан соң билгели алачак — элегрәк депутатларның ризалыгы гына кирәк иде. Өстәвенә, әгәр парламентарийлар кандидатны өч тапкыр кире какса, Президент үзе Хөкүмәт Рәисен билгеләячәк һәм Дәүләт Думасын таратырга хокуклы булачак.

Хәзер көч министрларын президент Федерация Советы белән киңәшләшкәч, ә калганнарын РФ Премьер-министры тәкъдиме буенча РФ Дәүләт Думасы раслаячак. Вице-премьерлар һәм министрлар кандидатураларын Дума өч тапкыр кире кагарга мөмкин һәм шуннан соң Президент аларны үзе билгели ала.

Министрлар Кабинетының отставка тәртибе яңача язылган: Премьер-министр вазифасыннан киткәннән соң Хөкүмәт автомат рәвештә отставкага китәргә тиеш түгел. Министрлар Кабинеты структурасын, элеккечә, Президент билгели.

Министрлар кабинеты шулай ук минималь хезмәт хакы күләме гарантияләрен кимендә ил буенча яшәү минимумы белән тәэмин итәчәк, суверенитетны яклау принципларында халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау буенча чаралар күрәчәк.

Хөкүмәт составына бары тик 30 яшькә җиткән, чит ил гражданины булмаган яки башка ил территориясендә теркәлмәгән Россия Федерациясе гражданы гына керә ала. Аңа һәм аның гаиләсенә чит ил банкларында счетлар ачу, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау тыела. Мөгаллимлек, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлектән тыш, эшмәкәрлек һәм башка түләүле эшчәнлек белән дә шөгыльләнергә, бүләкләр алырга ярамый.


Фикер өстәү