Оборона министры Сергей Шойгу белән Пентагон башлыгы АКШның пилотсыз очкычы Кара диңгезгә төшү белән бәйле хәл буенча сөйләшкән

Россия оборона министры билгеләп үткәнчә, Американың стратегик дроннарының Кырым ярлары буендагы очышларына провокация төсмере хас.

Россия оборона министры Сергей Шойгу Америка Кушма Штатлары тәкъдиме буенча АКШтагы коллегасы Ллойд Остин белән телефоннан сөйләшкән. Россия Оборона министры хәбәренә караганда, министрлар, аерым алганда, Американың пилотсыз очкычының Кара диңгезгә килеп төшү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре буенча фикер алышкан.

Шойгу билгеләп үткәнчә, моның сәбәбе – АКШның, махсус хәрби операция алып барылу сәбәпле, Россия тарафыннан игълан ителгән очышларны чикләү зонасын санга сукмавы, шулай ук РФ мәнфәгатьләренә каршы разведка эшчәнлеген көчәйтүе. Оборона министры шулай ук, Американың стратегик дроннарының Кырым ярлары буендагы очышларына провокация төсмере хас, бу исә Кара диңгез зонасындагы хәлләрне киеренкеләндерүгә алшартлар тудыра, дип билгеләп үткән.

Россия хәлләрнең киеренкеләнүен теләми, ләкин алга таба да мондый провокацияләргә тиешенчә җавап бирәчәк, дип өстәгән Шойгу.

Пентагон башлыгы, үз чиратында, АКШ халыкара сулар өстендә очышларны дәвам иттерәчәк, дигән. Телефон аша сөйләшкәннән соң уздырылган матбугат конференциясендә ул, бөек державалар ачыклык һәм аралашучанлык үрнәген күрсәтергә тиеш, дип белдергән.


Фикер өстәү