Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия венчур форумын ачты

Чара кысасында югары технологияле компанияләрнең стартаплары урын алган күргәзмә узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” мәйданчыгында Россия венчур форумын ачты. Чарада Россиядә венчурны үзгәртү формалары, берлектә эшләү модельләре һәм алымнары, дәүләт корпорацияләре һәм шәхси инвесторларның бүген тоткан урыны, шулай ук яңа базарларны үзләштерү, импортны алыштыру буенча фикер алышу булачак.

– Казан 2005 елдан бирле күргәзмәләр һәм фикер алышулар өчен әнә шундый платформага ия булып килә. Безнең белән булуыгызга рәхмәт. Биредә катнашуның сезгә файдалы һәм кызыклы булуы өчен өчен тырышачакбыз”, – дип сәламләде форумда катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысасында стартаплар күргәзмәсе узды. Анда югары технологияле 51 компания үзләренең стартаплары белән таныштырды. Форум экспертлары иң яхшы 15 стартапны сайлап алачак. Алар, финалга чыгып, Евразия инновацияләр үзәгенең акселерация программасы һәм “Старт-2” конкурсы аша узачак. 6 проектка бизнесны үстерү өчен 15 миллион сумга кадәр инвестиция биреләчәк.


Фикер өстәү