Владимир Путин дүрт төбәктә хәрби хәл режимын гамәлгә кертте. Татарстан «база әзерлеге» режимына күчте

Киев режимы сөйләшүләрдән баш тартты, террорчы ысулларыннан файдаланып, Россиянең яңа территорияләрен утка тота. Россиянең Куркынычсызлык советы утырышында Президент Владимир Путин шулай дип белдерде. Моннан тыш ул ил составына яңа кушылган дүрт төбәгендә (Луганск һәм Донецск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә) хәрби хәл режимы кертелүе турында игълан итте. Дөрес, әлеге территорияләрдә бу режим гамәлдә иде инде. Хәзер барысын да Россия законнарына туры китерергә генә кирәк. «ВТ» шушы утырышта яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

Төбәкләрдәге режим

Россия Президенты  Луганск һәм Донецск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл режимын игълан итү турында указга кул куюын белдерде. Указ нигезендә, әлеге территорияләрдә шушы режим 20 октябрьдән гамәлгә керде.

Әлеге хокукый режим гражданнарга һәм хәрбиләр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл билгели. Херсон, Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск халык республикалары белән чиктәш субъектларда (Кырым, Краснодар крае, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләренә, Севастополь) «урта дәрәҗәдәге җавап» режимы игълан ителде. Бу территорияләрдә җәмәгать тәрбитен, шулай ук хәрби, дәүләт һәм махсус мөһим объектларны саклау эше  көчәйтеләчәк. Транспорт, элемтә һәм коммуникация объектларында «аерым режим» («особый режим») кертелә.

Үзәк федераль округның һәм Көньяк федераль округның башка төбәкләрдә «югары әзерлек дәрәҗәсе» кертелә. Россиянең үзәк һәм илнең көньягыннан кала, барлык төбәкләрендә (шул исәптән Татарстанда да) «база әзерлеге» режимы гамәлгә керә.

Россия Президенты төбәк башлыкларының хәрби нигезләмә кысасындагы вәкаләтләре турындагы указны имзалады. Аларга гаскәрләрнең ихтыяҗларын тәэмин итү һәм халыкны яклау, шулай ук ведомствоара координацияләү органнары (территориаль оборона штаблары) булдыру бурычы куелган.

Урта һәм югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертелгән төбәк җитәкчеләре түбәндәге вәкаләтләрне тормышка ашырырга мөмкин:

– җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү;

– транспорт, элемтә һәм энергетика объектларында «аерым режим» кертү;

– халыкны имин саналган районнарга күчерү (вакытлыча);

– керү һәм чыгуга бәйле чикләүләр;

– транспорт чараларын тикшерү, аларның хәрәкәтен чикләү;

– критик инфраструктура объектлары эшчәнлеген күзәтү.

Координацион совет

Ил хөкүмәте дә координацион совет оештырачак. Аның җитәкчесе итеп премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде. Әлеге советның максаты –  махсус хәрби операция ихтыяҗларын тәэмин итү, шул исәптән хәрби, матди, медицина-санитар хезмәтләр техникасын төзекләндерү һәм китерү, матди ихтыяҗны кайгырту, логистика эшен җайга салу.

– Без бүген хәрби хезмәт юлына баскан һәм Ватанны саклау бурычын үтәгән һәр кеше белән горурланабыз. Безнең барлык сугышчыларыбыз да, нинди бурычларны үтәсәләр дә, барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителергә тиеш, бу казарма җиһазларына һәм урнашу урыннарына, көнкүреш шартларына, экипировка һәм бүтән кирәк-яраклар, туклану һәм медицина ярдәмен үрсәтүгә дә кагыла. Килеп туган барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен мөмкинлекләребез дә бар, – диде Владимир Путин бу җәһәттән.

Акчалата ярдәм

Владимир Путин хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча да йөкләмә бирде. Мобилизацияләнүчеләргә дигән акча аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Ил башлыгы кушуынча, Хөкүмәт әлеге максатларга бюджеттан 1 ноябрьгә кадәр акча бүлеп бирергә тиеш була.

– Төбәк башлыкларына халык фронты, «Без бергә» хәрәкәте белән берлектә мобилизацияләнгәннәрнең якыннарына һәрьяклы ярдәм күрсәтүне контрольгә алуны йөклим. Барысының да балаларына, ата-аналарына, якыннарына, хатыннарына терәк-ярдәм күрсәтергә, – диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, һәр кешенең куркынычсызлыгы барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренең проблемаларга нчиек тиз җавап бирүенә дә бәйле.

– Без Россиянең куркынычсызлыгын һәм ышанычлы киләчәген тәэмин итү, кешеләрне яклау буенча бик катлаулы, масштаблы мәсьәләләрне чишү юнәлешендә эшлибез. Полигоннарда һәм уку үзәкләрендә әзерлек узучылар безнең ярдәмне тоярга, алар артында зур, бөек ил, бердәм халык булуын белергә тиеш. Кешеләр, предприятиеләр, хезмәт коллективлары белән даими элемтәдә торырга кирәк, – диде ул.

«Атышлар дәвам итә, кешеләр үлә. Неонацистлар тормыш тәэмин итү объектларына диверсияләрнең террористик ысулларын ачыктан – ачык куллана, хакимият органнары вәкилләренә һөҗүм итә, безнең территорияләргә диверсион төркемнәр юллый. Украина махсус хезмәтләре Кырым күперендәге шартлауны да оештырды. Россиянең башка төбәкләрендә дә, шул исәптән кеше күпләп җыела торган урыннарда да, теракт очраклары булдырылмый калынды. Шул исәптән атом төш энергетикасы объектларында да».

 


Фикер өстәү