Путин ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертелүен әйтте

Россия Федерациясенең дүрт субъектында хәрби хәл режимы кертелде. Бу – ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, диде Владимир Путин бүген Россия Куркынычсызлык советы утырышында.

«2022 елның 20 октябрендә 00 сәгатьтән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хәрби положение кертергә. Россия Федерациясенең бу дүрт субъектында хәрби положение кертү турындагы указ кичекмәстән Федерация Советына җибәреләчәк», – диде илбашы.

Әлеге төбәкләр башлыкларына куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Тиешле карар  бүген имзаланды.

Россия Федерациясенең чик буе төбәкләрендә « урта дәрәҗәдә җавап» кертелә. Бу Кырым Республикасына, Краснодар краена, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләренә һәм Севастопольгә кагыла. Әлеге районнарда җәмәгать тәртибен, шулай ук хәрби, дәүләт һәм махсус мөһим объектларны саклау көчәйтеләчәк.

Транспорт, элемтә һәм коммуникация объектларында «аерым режим» («особый режим») кертелә.

Үзәк федераль округның һәм Көньяк федераль округның башка төбәкләрдә «югары әзерлек дәрәҗәсе» кертелә, диелгән Путин карарында. Россия Федерациясенең, үзәк һәм Россиянең көньягыннан кала, барлык төбәкләрендә «база әзерлеге» режимы кертелә.

 


Фикер өстәү