Айрат Фәррахов: «4 октябрьдән Татарстанда өч балалы әтиләрне мобилизацияләмиләр»

Республика территориясендә 4 октябрьдән өч балигъ булмаган баласы булган ир-атлар мобилизацияләү буенча чакырылмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр иткән.

«4 октябрьдә чакырылырга тиеш булмаганнар исемлеге белән мобилизация тәртибе буенча Россия Генераль штабы таләбе җибәрелде. Бу балигъ булмаган өч балалы әтиләргә кагыла. 4 октябрьдән соң Татарстанда андый мобилизацияләнүчеләр юк», — дигән Фәррахов.

Аның сүзләренчә, 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән татарстанлылар аерым бер тема булып тора. Хәзерге вакытта алар хәрби хезмәткәрләр статусына ия, шуңа күрә алар буенча сораулар, республика территориясендә булуларына карамастан, Россия Оборона министрлыгы дәрәҗәсендә хәл ителә.

Бүген Дәүләт Думасы мәйданчыгында парламентарийларның Оборона министрлыгы вәкилләре белән ябык очрашуы була, дип өстәде ул. Анда өч балалы әтиләр өчен мобилизацияне кичектерү мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

«Мин анда бу сорауны бирергә уйлыйм», – дигән Фәррахов.


Фикер өстәү