Айрат Фәррахов: «Сораулар күп, һәркайсына җавап бирәчәкбез»

Бүген «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлегендә урнашкан оператив үзәктә «Мой депутат» системасына килгән сорауларга Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җавап бирде. Сораулар төрле. Кемгәдер сәгать телләрен алга күчерү кирәк, берәүләр юл сорый. Халыкны борчыган сорауларның күбесе сәламәтлек саклау, социаль яклау, коммуналь хуҗалык тармаклары белән бәйле.

Иң беренчеләр булып Айрат Фәррахов белән элемтәгә кергән Айдар әфәнде сәгать телләрен артка күчерүне сорый. Алайса, көзен караңгы тиз төшә, ди ул.

– Бу проблеманы депутатлар белә инде. Бу хакта сөйләшүләр дә алып барабыз. Безгә нидер эшләгәнче, аның нәтиҗәсе нинди булачак, дигән сорауга җавап табарга кирәк. Вакытын күчерү өлкәннәр сәламәтлегенә ничек тәэсир итәр? Икътисади ягын да карарга кирәк. Монда белгечләр фикереннән башка булмый. Әлеге гозерне ишеттек һәм бу юнәлештә эшләячәкбез, – диде Айрат Фәррахов.

Айрат Фәрраховка телефонга реклама белән шалтыратучыларга зарланган гозер дә килде. Баксаң, депутат алардан үзе дә туйган икән.

– Сим-карталарны паспорт белән генә бирмиләр шул. Ул шалтыратучылар теңкәгә тиде инде. Йә тикшеренергә чакыралар, йә кредит тәкъдим итәләр. Кемнеңдер вакытын алсалар, күпләр аларга ышанып алдана. Сак булсак иде. Бу юнәлештә дә нидер үзгәртергә кирәк. Халык сорый икән, без аны эшләргә тиеш. Моннан чыгу юлларын эзләрбез, – диде ул.

Нурлаттан Роза ханым иренең төнлә йоклый алмаганына борчыла.

– Авыруы шундый. Төнлә тыны кысыла. Ул бик аз йоклый. Иртәгесен эшкә китә. Сәламәтлеге буенча инвалидлык тиеш. Әмма аны бирмиләр, – ди ул. Сораша торгач, әлеге ханымның инвалидлыкның кемгә тиеш булуын интернеттан гына белгәне ачыкланды.

– Башта белгечләргә барып хәлне аңлатыгыз. Авыру хакында әйтегез. Әгәр сезне табиблар кире борса, безгә шалтыратырсыз, – диде Айрат Фәррахов.

Шалтырату дигәннән, «Мой депутат» системасы буенча гозер-тәкъдимнәрне кабул итү тагын ике көн дәвам итә. Әлеге система эшли башлаганнан бирле халыктан 5 мең сорау килгән. Айрат Фәррахов, аларның берсе дә игътибарсыз калмаячак, дип ышандыра. Инде кайбер нәтиҗәләр дә күренә. Сөйләшү беткәндә генә бер ханымнан рәхмәт сүзләре килеп иреште.

– Улым хастаханәгә эләккәч, мин «Мой депутат»ка шалтыраткан идем. Айрат Зәкиевич миңа ярдәм итәргә сүз бирде. Ул чакта балам ярдәмгә бик мохтаҗ иде. Сезгә шалтыратканнан соң, улыма ике операция булды. Хәзер инде аягына басты, өйгә чыгардылар. Сезгә мең рәхмәт, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү