Александр Терентьев “Мой депутат” системасы аша халыктан килгән сорауларга җавап бирде

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлегендә урнашкан оператив үзәктә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев “Мой депутат” системасы аша халыктан килгән сорауларны тыңлады.

Халыкны су килмәү, юллар булмау, баганаларда ут янмау кебек сораулар белән бергә транспорт мәсьәләсе, авылга фельдшер кирәклеге, табиблар җитмәү кебек сораулар да борчый.
Александр Терентьевка иң элек Спас районыннан Әнвәр абый шалтыратты.

– Авылыбызда табиб юк. Ничек яшик? – диде ул. Аның соравы уңай хәл ителде. Әмма бераз көтәсе әле. Авылларында яшәүче шәфкать туташы махсус курслар үтәчәк. Ноябрь аенда ул фельдшер булып эшли башлаячак.

Биектауда яшәүче Нина ханым урамнарына юл сорый. Билгеле булганча, юл салу бер көндә эшләнелә торган эш түгел. Аны җитәкчеләр киләсе ел бюджетыннан кертеп, алга таба салырга планлашыралар. Ә менә Нина ханым яшәгән йортка әлегә капиталь ремонт үткәрелми торачак. Чөнки 2014 елда түбәсе алыштырылган икән инде. Шуңа да киләсе төзекләндерү 2025 елга планлаштырылган. Биектау районыннан тагын бер шалтырату булды. Гөлнара ханым урамнарында караңгы булганга зарлана. Юл буйларын яктырсыннар иде, ди. Александр Терентьев район хакимияте белән элемтәгә керде. Алар юлларны яктыртырга вәгъдә бирде.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Гүзәлия ханым балалар өчен футбол мәйданчыгы сорый. Александр Терентьев аңа да уңай җавап бирде. Озакламый алар ишегалдында мәйданчык төзеләчәк! Ул Гүзәлия ханыма эш барышын күзәтеп торырга һәм “Мой депутат” системасына хәбәр итәргә кушты.

Александр Терентьев та халыкның күп кенә яңалыкларны, дәүләт программаларны белмәвен әйтә. Шуңа күрә дә “Мой депутат” системасы бик кирәк дигән фикердә.

– 20 августка әлеге система аша халыктан 3 меңгә якын сорау килгән. Алар үз проблемаларын хәл итәр өчен безгә мөрәҗәгать итә. Кайберләрен көнендә, кайсыларын берничә ай эчендә хәл итеп була. Еллар буена сузылганнары да бар, – ди ул. Халык гозерләрен бергә туплап, без яңа прогрммалар эшлибез. Ихтыяҗ, теләк, үтенечләрдән чыгып, дәүләт программалары төзелә. Безгә республикада яшәүчеләрнең гозерен белү, алар белән бергәләп сөйләшү кирәк. Бер-беребезне ишетә, тыңлый белү дә бик мөһим.
Әгәр сезне борчыган проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр бар икән, “Мой депутат” системасына 8-800-20-11-600 номеры аша бушлай шалтырата аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү