Рөстәм Кәлимуллин “Мой депутат” системасы аша килгән мөрәҗәгатьләрне уңай хәл итәргә вәгъдә бирде

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлегендә урнашкан оператив үзәктә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин “Мой депутат” системасы аша халыктан килгән сорауларны тыңлады. Бу юлы гозерләрнең барысы да авылдан иде.

Халыкны бигрәк тә, юл булмау, су килмәү кебек көндәлек сораулар борчый. Рөстәм Кәлимуллинга Минзәлә, Биектау, Югары Осланда яшәүчеләр шалтыратты. Минзәлә районында яшәүче Фидания ханым беренчеләрдән булып үз гозерен җиткерде.

– Быел җәй бик эссе тора. Ә безнең авылда су юк. Бик тилмерәбез инде. Урамыбызга су килеп җитми. Керне машина беләни юа алганыбыз юк. Безгә скважина кирәк, — диде ул. Икенче булып шул ук районнан Эльмира ханым шалтыратты. Рөстәм Кәлимуллин бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

– Безгә юл кирәк. Авылдан трассага чыга торган 2 чакрым арага юл саларга иде. Юл булмауны сәбәп итеп авылдан кеше китә. Соңгы елда гына 70 кеше күченеп китте. Хәзер бездә 33 хуҗалык бар. Ел саен үзара салым акчасына эшләтәбез диләр дә, башка проблема килеп чыга. Быел менә зиратны рәтләделәр. Юл өчен дәүләттән ярдәм булмасмы? – ди ул. Эльмира ханымның соравы моның белән генә бетмәде. Баксаң, зиратларына илтүче күпер дә начар хәлдә икән.

– Быел әнием үлде. Күпер булмагач, аның җәсәден авылыбыз зиратына 18 чакрымны урап алып килдек. Әгәр күпер булса, авыл белән зират арасы бер чакрым инде безнең. Нигә безгә шундый мөнәсәбәт икән соң ул? Безне ишетсәгез иде, – ди ул.

Рөстәм әфәнде аларның үтенечен “Бердәм Россия” партиясе үз контроленә алуын җиткерде.
Югары Осланда яшәүче Нина ханым укытучыларга торак төзеп бирсәләр иде дигән теләген җиткерде. Рөстәм Кәлимуллин тиз арада белешеп тә бирде. Районда укытучылар өчен торак төзелә. Әлеге гаиләгә район хакимиятенә барып гариза калдырырга кирәк икән. Тагын шул ук районнан Антон Айдарович чиркәүне саклап калуга ярдәм итүләрен сорады.

– XVIII гасырга караган чиркәү ул. Бик ташландык хәлдә. Без аны торгызуны, төзекләндерүне сорыйбыз. Зинһар ярдәм итегез, – диде ул.

Антон әфәнде дә уңай җавап алды. Чиркәүгә тимәячәкләр. Төзелеш эшләре киләсе елда башланачак.
Рөстәм Кәлимуллин исә, халыкка вәгъдә биргәч, аны үтәргә дә кирәк, дигән фикердә.

– Сиңа ышанып мөрәҗәгать итәләр икән, һәр проблеманы уңай хәл итәсе килә. Халык белән аралашу чит әйбер түгел. Район башлыклары болай да гел кеше арасында. Әле менә авыл җирлекләрендә халыкның фикер-тәкъдимнәрен сорашып йөрибез. Очрашулар бушка китми, күп кенә проблемалар хәл ителә, – ди ул. – Җитәкчеләр халык белән белән аралашып торырга тиеш дип саныйм мин. Тикмәгә генә башланган эш, беткән эш димиләр. Димәк, башы булса, ахыры булчак.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү