Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше күләме пандемиягә кадәрге күләмгә җиткән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстан арасындагы эшлекле сөйләшүләрдә катнашты. Очрашуны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм аның Казахстандагы хезмәттәше Аскар Мамин уздырды.

Бүгенге көндә ике ил арасындагы товар әйләнеше күләме пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җиткән. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә элек тә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерүгә һәм мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән игътибары өчен рәхмәт белдергән иде.

Казахстанга барган Россия делегациясе составында «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов та бар.


Фикер өстәү