Казанда ял йортында чыккан янгынннан 135 кеше эвакуацияләнгән

«Зәңгәр күл» ял йортында янгын чыгуы турындагы хәбәр коткаручыларга кичә 21:58дә килеп ирешә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын чыккан урынга баргач кунак йортларының берсе януы ачыклана. Аның эчендә кешеләр булмый, тик утның башка йортларга күчү куркынычы була.

Башка йортлардан мөстәкыйль рәвештә 110 бала һәм 25 өлкән кеше эвакуацияләнә. 80 кв. метрны биләгән янгын 22:55тә тулысынча сүндерелгән. Хәзер аның сәбәпләре ачыклана.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының

Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте


Фикер өстәү