Татарстанда шәхси йортта янгын чыгып ике кешенең гомере өзелгән

Кичә, 24 августта, Актаныш районының Яңа Кормаш авылында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр коткаручыларга 21:35тә килеп ирешә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгынны шаһитләр ут түбәдәге шиферларга үрләгәннән соң гына күреп алалар.

Ут агач йортта 40 кв метрны биләп алган була. Янгын сүндерелгәннән соң 22:34тә йорттан бер ир-ат мәете табыла, 23:50дә икенче ир мәетенә тап булалар. Аларның шәхесләре ачыкланган. Берсе — 1976нчы елгы ир-ат, йорт хуҗасы була. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул күп вакытын өендә уздырган. Икенчесе аның янына килеп йөри торган танышы — 1963 елгы ир-ат.

Янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү