Татарстан ярлылык күрсәткече иң аз теркәлгән төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан Россия төбәкләре арасында ярлылык күрсәткече иң аз теркәлгән субъектлар исемлегенә кергән. Республикада әлеге күрсәткеч 5–10 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Моннан тыш, әлеге исемлектә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Калуга, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары да бар.

Россия күләмендә карасаң, илдә ярлылык дәрәҗәсе 12,1 процентны тәшкил итә. Иң зур күрсәткеч – Тывада. Анда ярлылык дәрәҗәсе – 34,1 процент. Шулай ук Ингушетия (30 процент), Кабарда-Балкар (24,2 процент) төбәкләрендә дә югары күрсәткечләр теркәлгән.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2021 елның икенче кварталында Россиядә ярлылык дәрәҗәсе 14,4 проценттан 12,1гә кадәр кимегән. Моны хезмәт базарының тотрыклылануы, эшлекле активлыкның үсеше һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү белән аңлаталар.


Фикер өстәү