М12 трассасы юлга киткән вакытны ике тапкыр кыскартачак

9,5 мең кеше һәм 3,5 мең машина. Казан белән Мәскәү арасын якынайтачак М12 трассасы төзелешендә шулкадәр эшче һәм техника җәлеп ителгән.

«Автодор» дәүләт компаниясе мәгълүматлары буенча, М12 трассасының нуленче этабында беренче 100 метр асфальт юл салынган. Шулай ук Түбән Новгород өлкәсендәге трассаның дүртенче этабында асфальтның аскы катламы түшәлгән. Төзелешкә әзерлек кысасында материаллар китертү бара. 1,3 млрд куб. метр ком, 525 мең куб. метр вак таш, 2,5 млн куб. метр вак таш катнашмасы кайтартылган инде.

Искәртеп узабыз: М12 тизйөрешле трассасы ярдәмендә 6,5 сәгать эчендә Казаннан Мәскәүгә кадәр барып җитеп булачак.  Юлдагы вакыт ике тапкыр кыскарачак, бу исә агломерацияләрнең икътисади үсешенә китерәчәк.


Фикер өстәү