Айрат Фаррахов: «Халыктан әһәмиятле тәкъдимнәр килә»

 «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлегендә «Мой депутат» системасы үз эшен дәвам итә. Кичә халык сорауларына  Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җавап бирде.

Элемтә бик җанлы узды. Айрат Фәрраховка озын гомер дә теләделәр, Мөслимгә кунакка да чакырдылар. Ә ул, үз чиратында, сайлаучыларның бер генә гозерен дә игътибарсыз калдырмаска вәгъдә бирде.

Беренче булып Мөслимнән Илгиз  Низамов шалтыратты.

– Оныгым – студент. Кечкенәдән шикәр авыруы белән интегә. Шөкер, дәүләт ярдәме белән помпа куйдыра алдык.  Шулай да канны үзенә гел тикшереп, карап торасы. Көнгә ун тапкыр гына бармагын тишәдер. Хәзер бит яңа технологияләр күп. Кандагы шикәр күләме телефонга да килә торган итеп була.  Тик ул җайланма кыйммәт тора. Аны дәүләт бушлай бирсен иде, – диде ул.

Депутат Илгиз абыйның үтенечен бик кирәкле дип атады.

–  Дөрес әйтәсез. XXI гасырда инде күптәннән мондый җайланмалар куелырга тиеш. Чит илнеке бар ул. Безгә үзебезнекен эшләргә дә, аны дәүләт тарафыннан кайгыртырга кирәк. Андый җайланма куелса, инсулин кертү дә җайга салыныр иде. Без моны хәл итәрбез, дип уйлыйм, – диде ул.

Чаллының «Элеватор тавы» бистәсеннән шалтыраткан  Оксана Рыжкова: «Мин депутатларны белмәсәм дә, алар мине яхшы белә, – дип башлады сүзен. –  Сезгә әйтер сүзләрем күп. Мин 11 бала үстерәм. Шуның алтысын тәрбиягә алдым.  Аларны караган өчен дәүләт миңа 2650 сум акча түли. Шул акча аркасында, пенсиямә өстәмә бирелми, тәрбиягә алган балалар арасында физик мөмкинлеге чикләнгәннәре дә бар. Аларны караган өчен тиешле 10 мең сумны да алып булмый. 2650 сум акча керемем булып исәпләнә. Шунлыктан дәүләттән бернинди өстәмә акчага өметләнә алмыйм. Бу акча бик аз бит. Кеше көлдермәскә кирәк. Йә бетереп ташлагыз, йә суммасын үзгәртегез».

Оксана ханымның сораулары күп иде. Үз бистәләрендә мәктәп ябылу, сабыйларның 30–40 минут җимерек күпер аша шәһәрнең 44 нче мәктәбенә йөрүләре турында сөйләде.

– Тагын бер үтенечем бар, – диде соңыннан. – Үзем биш бала үстердем. Кызганыч, ирем белән аерылыштык. Шуның аркасында миңа «Ана даны» медале бирмәделәр. Хәзер исә бер гаиләдән булган балаларны аермыйча үстерәм. Минем кебекләргә берәр медаль булмасмы?

Оксана ханым, дәүләт балаларны  йөртер өчен машина бирсен иде, дигән теләген дә җиткерде. Үзе әйтмешли, бер сорау икенчесен китереп чыгара.  Әле урамнарында тротуар да юк икән.

Айрат Фәррахов аның һәр гозерен тыңлап, олы йөрәкле булуына сокланып, рәхмәтен җиткерде. Үзенең ярдәм итәчәген дә әйтте. «Барлык гозерләрегез язылып алынды, без аларны хәл итәргә тырышырбыз», – диде.

Чаллыдан Олег Атаманов, шәһәрдә инсульт, инфаркт кичерүчеләрне дәвалар өчен махсус үзәк булсын иде, дигән теләктә. Казаннан Людмила Малафиеваның да соравы табибларның эшчәнлегенә бәйле иде.

Депутат «Күчмә мобиль кабул итү бүлмәсе» аша килгән сорауларга да җавап бирде.   Ике сәгать дәвамында күп кенә үтенечләрне тыңлады. Ашыкмыйча, һәр кешегә үз фикерен җиткерергә  мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә халыкны борчыган башка сорауларга да җавап бирергә әзер икәнен әйтте. «Кешене ниләр борчый, без аны белергә тиеш. Халыктан әһәмиятле, актуаль тәкъдимнәр килә»,  – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү