Уфада танылган журналист вафат булган

Уфада озакка сузылган авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров 64 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фларит Шакиров журналистлык эшчәнлеген узган гасырның 80 нче елларында Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинец» исемле яшьләр газетасында башлап җибәрә. Анда берничә ел эшләгәннән соң, «Вечерняя Уфа» газетасына күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшли.

Журналистикада озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Фларит Шакиров «Башкортстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә лаек булган.


Фикер өстәү