“Бердәм Россия” Татарстанда яшәүчеләр белән турыдан-туры аралашу өчен “Мой Депутат” онлайн-сервисын эшләтеп җибәрде

Сервис ярдәмендә депутатларга һәм партиягә фикер-тәкъдимнәрне калдырырга мөмкин. “Мой депутат” системасы аша алынган иң мөһим наказ-тәкъдимнәр партиянең Халык программасына кертеләчәк.

“Мой депутат” – 2019 елдан бирле эшләүче онлайн-платформа. Аның ярдәмендә сайт (мойдепутат.онлайн) аша, 8 800 201 16 00 телефонына шалтыратып (яки үзеңә шалтыратсыннар өчен телефон номерыңны калдырып), шулай ук WhatsApp челтәренә язып, партиягә үз наказ-тәкъдимеңне җиткерергә мөмкин. Моннан тыш “Кайнар линия” телефоны һәр көн саен, ялсыз, 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә эшли.

Шулай итеп, республикада яшәүчеләр сервис ярдәмендә төрле өлкәләр: юллар, медицина, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләре һ.б. буенча үзләренең проблемасын яки наказ-тәкъдимнәрен бәян итәргә мөмкин. Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша да наказлар җыю эше алып барыла: алты автобус һәр көн саен республиканың төрле районнарына чыгып, тәкъдимнәр җыя. Мобиль кабул итү бүлмәләренең эш графигында республиканың төрле почмакларында 600дән артык нокта күрсәтелгән.
Партия депутатлары һәр көн саен “Мой Депутат” проектының кабул итү бүлмәсендә дежур тора һәм фикер-тәкъдимнәрен калдыручыларга телефоннан шалтырата. Депутатлар кешеләр белән наказларны тормышка ашыру буенча фикер алыша һәм проблемаларны хәл кылу юлларын эзли.

“Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – минем өчен һәрвакыт беренче урында. Без бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, көндәлек эшебез бу. Авыр мәсьәләне хәл кылып, кешеләргә ярдәм итә алганда, барыбыз да сөенәбез. Мөһим мәсьәләләр һәм мөрәҗәгатьләрне, законнар инициативаларына әйләндерү өчен, җентекләп анализлыйбыз. Республикада яшәүчеләр белән бергәләп, партиянең халык программасын булдырабыз. Татарстанның киләчәген һәм үз туганнары, якыннарының иминлеген кайгыртучыларның һәркайсы өчен бик кадерле булачак ул”, – ди Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.


Фикер өстәү