Даруларны законсыз сатучы 600дән артыграк сайт ябылган

“Росздравнадзор”ның Татарстан буенча территориаль органы хезмәткәрләре Россиядә теркәлмәгән дарулар һәм препаратлар сатучы 700 сайтның эзенә төшкән. Ведомство җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Сәгъдиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

“2020 елның октябреннән башлап, Россия Федерациясенә теркәлмәгән дарулар сатулар турында тыелган мәгълүматлардан торган сайтларны ябу эше алып барыла. 700дән артыграк шундый сайт ачыкланды, “Роскомнадзор” 600дән артыграгын япты”, — дигән ул.

Узган елда Татарстанда яшәүчеләргә теркәлмәгән препаратлар арасыннан виаграның чит илләрдә җитештерелүче аналоглары барыннан да ешрак тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү