Путин: «Мобилизацияләнүчеләргә түләнә торган акча күләме аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш»

Россия Хөкүмәте хәрби хезмәткәрләрне әзерләү чорын да кертеп, мобилизацияләнгән кешеләргә аена 195 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча белән тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Путин чәршәмбе көнне Куркынычсызлык Советы утырышында.

«Соңгы вакытта өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акчалата ярдәм күрсәтү буенча проблемалар турында билгеле. Бүген минем тарафтан билгеләнгән вакыт һәм түләү күләмнәрен тайпылышсыз үтәү турындагы йөкләмәгә кул куелды, алар аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Шәхси составны әзерләү һәм укыту чорын да кертеп икәнлеген ассызыклыйм», — диде ул.

Россия Ватанны саклау бурычын үтәгәннәр белән горурлана, һәр хәрби хезмәткәр кирәкле әйберләр белән тәэмин ителергә тиеш, дип белдерде Путин. «Без бүген хәрби хезмәткә кергән, Ватанны яклау буенча үз бурычын үтәгән һәркем белән горурланабыз. Безнең барлык сугышчыларыбыз, нинди генә бурычлар үтәсәләр дә, кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителергә тиеш», — диде Путин.

Путин сүзләренчә, бу казарма җиһазларына һәм урнашу урыннарына, көнкүреш шартларына, экипировка һәм кирәк-яраклар, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүгә кагыла. «Монда туган барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар», — дип ассызыклады Президент.


Фикер өстәү