Казанның тагын бер сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачыла

21 октябрьдә Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачыла. Ул нигез катында урнашачак. Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар һәм юыну өчен ике бүлмә җиһазландырылачак. Бу хакта Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясенә сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елда сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу буенча Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тәкъдимен Рөстәм Миңнеханов хуплаган иде. Шулай итем хәзер мондый бүлмәләр саны унга җитте.

Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашыр дип көтелә.


Фикер өстәү