Мәгарифтән башка алгарыш булырмы?

Россия фәне турында бу сөйләшүгә мине университетларның Times Higher Education версиясе буенча дөньякүләм рейтингы этәрде. Безгә күптән мәгълүм инде: Россия университетлары мондый рейтингларда бик түбән урыннарда торалар, күбесе, гомумән, исемлеккә дә эләкми. Мең вуздан торган соңгы исемлеккә, мәсәлән, бары тик 5 югары уку йорты эләккән. Шуларның иң уңышлысы – Мәскәү дәүләт университеты – 163 нче урында. МФТИ – 200 нче баскычтан түбәндәрәк, Санкт-Петербург политехника университеты 300 нче баскычтан түбәндә. Иң югары баскычларны АКШ университетлары яулаган.

Барысы 160 вуз – рейтингта дәрәҗәле урыннарда. Англия 92 вуз белән эләккән. Кытай 65 университетын исемлеккә кертә алган. Болар мине бик гаҗәпләндерми. Артта калган дип саналган илләрнең рейтингта Россияне узып китүләре кызыклы. Дистә еллар буе санкцияләр астында яшәгән Иран «топ»ка эләккән уку йортлары саны буенча безне ике тапкыр узып киткән. Хәзер бит мәгълүмат кырында шундый тавыш бара: Россия Украинаны Иран дроннары белән кыйный, диләр. Президентның матбугат үзәге башлыгы Песков әфәнде: «Кремльдә бу хакта берни дә белмиләр», – дип әйтә әйтүен.

Без көлеп һәм югарыдан карарга гадәтләнгән Согуд Гарәбстаны да бер позициягә бездән алдарак. Согудләрдә халык саны 36 миллион гына, бездә берничә тапкыр күбрәк булуын искә алсак, хәл тагын да үкенечле. Чүл илендә университетлар саны да бездәгедән күпкә кимрәк бит инде. Әмма мин интернетның эзләү системасыннан Согуд Гарәбстаны вузларының рейтингта катнашуы хакында мәгълүмат эзлим дә «33 из 36 университетов в стране Саудовская Аравия представлена хотя бы в одном рейтинге» дигән хәбәргә тап булам. Гомуми рейтингтан тыш, аерым тармаклар буенча да рейтинглар бар әле. Согуд вузлары математика, робот техникасы, табигать фәннәре, информатика, фармация һәм фармакология юнәлешләрендә уңышлы катнашалар.

Россия университетларының рейтингка бик сыек эләгүе һәм артык абруйлы булмаган баскычларда гына торуы бездә югары белем бирү системасының бик әллә нәрсә түгеллеген дәлилли. Без аның нәтиҗәләрен үзебезнең сәнәгатьтә дә күрәбез. Югары технологик продукцияләр җитештерү белән мактана алмыйбыз. «Коммерсант» Кытайдан алган чипларның 40 проценты брак булуын яза әнә. Элек 2 проценты гына эшкә яраксыз булган. Хәзерге ватык микросхемаларны күпләп сатып алуыбызның төп сәбәбе: рәсми дистрибьюторлар безнең белән эш итүдән курка, кем эләксә, шуннан алырга туры килә. «Параллель импорт» дип аталган матавык кыйммәткә төшә безгә. «Ник үзебезнең микросхемаларны җитештермибез?» дигән сорауның җавабы гади: мөмкинлекләребез юк. Әйе, безнең вузларда бу юнәлештә бик күп кадрлар әзерләнә, нанотехнологияләрне өстенлекле юнәлеш иткәнебезгә дә байтактан, әмма нанометрлары кечкенә булган чиплар җитештерергә көчебездән килми. Бездә андый мәйданнар да юк, кадрлар да.

Болар турында язганда, мин «Российская газета»ның чәршәмбе санын ачтым һәм бик оят булып китте. «Как Россия может осуществить прорыв в микроэлектронике» дигән язмада Россия микроэлектроникасының АКШ белән Япониядән генә калышып, дөньяда өченче урында торуы язылган. Әмма язманы яхшылап укый башлагач, йөздән кызыллык китеп, яңадан агарды.  «В конце 80-х годов наша микроэлектроника была на третьем месте в мире после США и Японии. Отставали всего на пять лет, но самое главное, что мы уверенно их догоняли», – ди Микроэлектроникада проектлаштыру проблемалары институты җитәкчесе, академик Александр Стемпковский. Ерак үткәндәге казанышлар бүген җылытмый шул. Ул чакта әле СССРда үз электрон машина төзелеше, микросхемаларны автоматлаштырылган проектлаштыру системалары булган, чипларның 75–80 проценты Россия җиһазларында һәм материалларыннан җитештерелгән. 1989 елда АКШтан килгән белгечләр: «Сез бездән бернидә дә калышмыйсыз», – дип таң калганнар. Тарихның шуннан соңгысын беләсез инде: академик сүзләре белән әйтсәк, 1992 елдан соң: «Была совершена стратегическая ошибка». Хәзер инде микроэлектрониканы нульдән башлап торгызырга кирәк. Россиядә җитештерелгән дип саналучы электрон җиһазлар барысы да чит ил технологияләре, чит ил җиһазлары, чит ил комплектлаучылары белән эшләнә. Хәзер болар барысы да – санкцияләр астында. 180 нанометрлы чипларны, импорт җиһаз ватылса, берничек тә җыя алмыйбыз. Алга киткән илләрдә хәзер 7 нанометрлы, хәтта 2–3 нанометрлы чипларны җиңел җыялар. Стемпковский әфәнде бу дәрәҗәгә ирешү өчен: «…нужны принципиально новая электронная промышленность, новые заводы, новые САПР», – ди.

Россия хөкүмәте 2030 елга кадәр микроэлектрониканы үстерү концепциясе эшләгән һәм моның өчен 3 триллион сумнан артык акча бүлеп бирергә җыена икән. Күп кенә белгечләр концепциягә шикләнеп карый, тормышка ашса да, уңышка китермәс, диләр, чөнки без куып барганда, башкалар тагын да алгарак китәчәк. Эш акчада гына түгел, белгечләр җитешми. Россиядә бу өлкәдә әле дә бик көчле белгечләр бар икән, әмма алар бармак белән генә санарлык. Ә дөньяның лидерлыкны үз кулында тотучы фирмаларының һәркайсында берничә мең хезмәткәр тир түгә. Белгечләрне мәгариф системасы әзерләргә тиеш, әлбәттә. Әмма Россия вузларның хәле рейтингтан күренә. Мәгарифне бик масштаблы финанслаудан башка мәсьәлә чишелерлек түгел. Россия бюджетының алдагы еллардагы параметрлары «силовик»ларны финанслауны арттыруны күз алдында тота, фән һәм мәгариф исә үги хәлдә кала бирә.

Артта калган илләр дәрәҗәсеннән технологик товарлар экспортлый торган ил югарылыгына күтәрелү мөмкин ул, билгеле. Уганданың Россиядәге илчесе Мозес Кизиге безгә электромобильләр экспортларга җыенуларын әйтә әнә. Африка иле шундый теләкләр белән янгач (әле андый техниканы җитештерәләрдерме-юкмы), Россия баткаклыктан күтәрелеп чыга алырга тиеш тиешлеккә. Әмма моның өчен фәнни-тикшеренү оешмалары челтәрен үстерергә, аларны финансларга кирәк булачак. Чит илләрдә андый оешмаларны дәүләт түгел, хосусый бизнес финанслый. Ләкин бездәге хосусый югары уку йортлары белгечлек урынына диплом гына бирәләр шул.

Төркиядә 2008 елда бары тик 20 фәнни-тикшеренү үзәге булган. 2009 елда аларның саны – 62 гә, 2010 да – 82 гә, 2011 дә – 110 га, 2016 да – 334 кә, 2018 дә 900 гә җиткән. Темплар шаккаткыч бит. Үзәкләр төзеп кую гына түгел, аларны белгечләр белән тәэмин итәргә дә кирәк ич әле.  Төрекләрнең күп өлкәләрдә, шул исәптән микроэлектроника тармагында да лидерлыкка омтылулары гаҗәп түгел. Әле яңа гына алар Tayfun дип аталган ракета сынап карадылар. Ризә-Артвин аэропортыннан атылган ракета, 561 километр араны уңышлы үтеп, максатка төгәл барып тиде. Әле кайчан гына төрекләрнең үз ракета программалары бөтенләй юк иде. Көнбатыш илләре аларга да санкцияләр керттеләр, хәрби техника ясауны кыенлаштырырга тырыштылар. Шуңа карамастан, төрек технологияләре төрле өлкәләрдә кызу темплар белән үсә. Россиягә шундый кискен борылыш ясау өчен мөмкинлек бар, файдалану-файдаланмау – югары җитәкчелек эше. Тамырдан үзгәртелгән сәясәт, тамырдан үзгәртелгән финанслау таләп ителә. Әлегә безнең технологияләр өлкәсендә эшләүче сирәк белгечләр дә мобилицазиядән котылып кала алалармы-юкмы икәнне төгәл белмиләр. Гыйльми дәрәҗәсе булган белгечләргә бронь бирү хәл ителмәгән.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү