Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында иртәнге сәгать унда  эшен башлаячак утыз бишенче утырыш кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан  Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасын җиткерәчәк.

Бу вакыйга җәмәгатьчелек өчен зур кызыксыну уяту сәбәпле, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан  чараны турыдан-туры теле- һәм радиотрансляцияләнәчәк.


Фикер өстәү