Ана капиталын репетиторлар хезмәте өчен кулланырга рөхсәт ителде

Россиядә ана капиталын репетиторлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең белем бирү хезмәтләре өчен кулланырга мөмкин. Әлеге карарны 19 октябрьдә Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Моннан соң әти-әниләр шәхси укытучы хезмәте, дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы яки мәктәп өчен ана капиталы белән түли алачак. Тик бер шарт бар: мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшмәкәрнең белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш.

Ата-аналарга «капиталны» куллану өчен гариза һәм шәхси эшмәкәр белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешү тәкъдим итәргә кирәк булачак. Моны Пенсия фондына, ана капиталы буенча хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәкләрдә, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә мөмкин.
Моңа кадәр ана капиталын шәхси белем бирү оешмалары юридик зат буларак теркәлгән очракта гына куллану мөмкин иде.


Фикер өстәү