Татарстан Президенты парламентка еллык юллама белән 24 сентябрьдә чыгыш ясаячак

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14нче утырышы 24 сентябрьдә узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар чараның датасын раслады.

«Утырышка бердәнбер мәсьәлә кертелә — Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы. Ел саен ТР Президенты парламентка юллама белән мөрәҗәгать итә», — диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Иртәнге сәгать 10нан теле- һәм радиотрансляция оештырыла.

Утырышка Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие җитәкчеләре, Иҗтимагый палата, Халыклар ассамблеясе, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, яшьләр, спорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар чакырылачак. Чакырылган кешеләрнең гомуми саны 770 кеше була.

Татарстан парламентына үзенең беренче юлламасы белән Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясаган иде. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/16-09-2020/tatarstan-prezidenty-parlamentka-ellyk-yullama-bel-n-24-sentyabrd-chygysh-yasayachak-5771906


Фикер өстәү