Казанда узачак Digital Week 2020 форумына Эльвира Нәбиуллина да катнаша

21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак.
Чара республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

Форумның программасында панель дискуссияләр һәм «түгәрәк өстәлләр» каралган.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович һәм башкаларның катнашуы көтелә. Форум 5 тематик юнәлеш буенча эшләячәк.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, форумда 30 чит ил, 260 спикер, 6 меңнән артык делегат катнашуы көтелә, 30дан артык секция эшләячәк.

Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.

Чара онлайн форматта уза.


Фикер өстәү