Картаймас өчен иң мөһиме – әйбәт йоклау.
Галимнәр һәм картаюга каршы көрәшүче белгечләр яшьлекне саклау, хәтерсезлекне кисәтү буенча киңәшләре белән уртаклашкан. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Медицина фәннәре докторы, эндокринолог антиоксидантларга бай җиләкләр ашарга киңәш итә. Карбыздагы ликопин һәм кара җиләктәге флавоноидлар вакытыннан алда картаюдан, хәтер югалу һәм акылга зыян килүдән котылып калуга ярдәм итә. Карлыган, кура, бакча җиләге дә баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, дигән ул.
 Картаюга каршы медицина өлкәсендә эшләүче табиб даими рәвештә физик күнегүләр ясау һәм дөрес туклануның мөһимлегенә игътибарын юнәлткән. Аның фикеренчә, физик активлык лимфатик система эшчәнлеген яхшырта, ә дөрес туклану организмны кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Моннан тыш сәламәт йокы картлыкка каршы көрәштә бик мөһим роль уйный. 23.00 сәгатькә кадәр йоклап китү организмга мелатонин һәм кирәкле башка гормоннар эшләп чыгару мөмкинлеге бирә.
 Психофизиолог исә, җыерчыклардан котылам дигән булып, күз почмакларына укол ясатмаска һәм патч кулланмаска киңәш иткән. Аның фикеренчә, күз тирәсендә тән тиресе картаймасын өчен иң нәтиҗәле чара – үзеңә-үзең массаж ясау.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез